Азатлык Радиосы - ничек бар, шулай

  • Home
  • Russia
  • Kazan
  • Азатлык Радиосы - ничек бар, шулай

Азатлык Радиосы - ничек бар, шулай Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без эшебезне дәвам итәбез.
(14)

Азатлык 70 ел элек булган хәлдә калдыАзатлык Радиосы юбилеена аның мөдире Карим Камал язмасын тәкъдим итәбез."Азатлыкның...
09/12/2023

Азатлык 70 ел элек булган хәлдә калды

Азатлык Радиосы юбилеена аның мөдире Карим Камал язмасын тәкъдим итәбез.

"Азатлыкның иң мөһим, хәтта парадоксаль үзенчәлеге шунда ки, ул үзенең эшчәнлеген үзен бетерү өчен алып барган бер проект. Һәм бу аның максатларыннан чыга — мәгълүм ки, Азатлык ахыргы чиктә Татарстан белән Башкортстанда да демократик принципларга нигезләнгән, тормыш канун нигезендә корылган, һәм дә мәгълүмат чаралары ирекле һәм бәйсез булган җәмгыять кору өчен эшли. Һәм андый җәмгыять корыла икән — Азатлык кебек медианың инде кирәге калмый дигән сүз. Аның урынын деспотиядән азат илдә бер түгел, ә дистәләгән бәйсез медиа ала, Азатлык үз миссиясен үтәгән булып чыга" ди ул.

Азатлыкның кирәге калмаган көннәр килерме, ничек уйлыйсыз?

Аерым бер кеше гомерендә 70 яшькә җитү ул, һичшиксез, олуг бер юбилей булып тора, гадәттә аны бар үткәннәрне күздән кичерү, кайбер очракларда инде, гомумән, тормыш юл...

09/12/2023

Бүген — 9 декабрь. Нәкъ менә бу көнне — 1953 елда — Азатлык Радиосының татар һәм башкорт телләрендә тапшырулары беренче тапкыр эфирга чыга. Бүген Азатлык Радиосына — 70 ел! Төрле елларда чыккан тапшыруларыбызны уртаклашуыбызны дәвам итәбез. 1986 елда чыккан тапшыруның бу өлешендә Азатлык Радиосы мөдире Гариф Солтан Совет хөкүмәтенең сәясәте еш кына татар-башкорт мәнфәгатьләренә туры килмәвен искәртә. Ил эчендә матбугат үзәк режимның сәясәтен генә яклый, ди ул. Аудио ахырында радионы тыңлау мөмкинлеге турында кызыклы мәгълүмат әйтелә.

#Азатлыкка70 #АзатлыкРадиосы #архив

08/12/2023

Путин 2024 ел президент сайлавында катнашам, диде. Ә моңарчы ул "икедән дә күбрәк мөддәт" турында ниләр сөйләп килде соң? Ул үзе әйткәннәрне искә төшерик әле! Сүз уңаеннан, сез киләсе елда узасы президент сайлавында аның өчен тавыш бирергә җыенасызмы? Әллә юкмы? Языгыз әле, зинһар.

👍🏼 Азатлык Радиосының WhatsApp каналына рәхим итегез! Хәзер иң мөһим һәм иң кызыклы хәбәрләрне, видеоларны, аудиоларны W...
08/12/2023

👍🏼 Азатлык Радиосының WhatsApp каналына рәхим итегез! Хәзер иң мөһим һәм иң кызыклы хәбәрләрне, видеоларны, аудиоларны WhatsAppтан да күзәтеп бара аласыз. Безгә кушылыгыз!

Менә туры сылтама: https://whatsapp.com/channel/0029VaBD0kgLdQedmUY2BA2M

P.S. Русиядә WhatsApp каналлары эшләми. WhatsAppтагы каналга Русия номерына теркәлмәгән WhatsAppта гына кушылырга мөмкин. ☝🏼

07/12/2023

Азатлык Радиосы архивында сакланган язмаларның берсен тәкъдим итәбез. Бу — 1989 елның 2 июлендә эфирга чыккан програм. Ул якшәмбе көн иде.

🔹Горбачёв "Милли бәрелешләр ил өчен зур куркыныч булып тора" дип белдерде.
🔹Мәскәүдә кооператив вәкилләренең беренче корылтае узды.
🔹Сахалин утравында инде бер ай урман яна. Моңа кадәр андый зур янгынның булганы юк иде.
🔹Грециядә яңа хөкүмәт ант китергән: ул консерваторлар һәм коммунистлардан тора.
🔹Ливанда ватандашлык сугышы дәвам итә.

1989 ел тагын ниләр белән тарихка кереп калган?
✔️Татарстанда Бөтентатар иҗтимагый үзәге оеша.
✔️Чехословакиядә Бәрхет революциясе була, ул коммунист режимын юкка чыгара.
✔️Кытайда Пекинның Тяньаньмэнь мәйданында халык протесты (күбесенчә студентлар) бастырыла.
✔️Германиядә Берлин дивары җимерелә.
✔️Башкортстанда татар эстрадасының популяр җырчысы Ришат Төхвәтуллин туа.

#Азатлыкка70 #АзатлыкРадиосы #архив

Хәйретдин Садыйк: "Золым көчәйгән саен Азатлыкның кадере арта"Азатлык быел зур бәйрәмен билгели, аның эшли башлавына — 7...
07/12/2023

Хәйретдин Садыйк: "Золым көчәйгән саен Азатлыкның кадере арта"

Азатлык быел зур бәйрәмен билгели, аның эшли башлавына — 70 ел. Азатлык Радиосының беренче тапшыруы 1953 елның 9 декабрендә чыга. Шул уңайдан без радиода Совет Берлеге җимерелү һәм үзгәртеп кору чорында эшләгән журналист Хәйретдин Садыйк (Гөләчйөз) белән сөйләштек.

— Азатлык мәгълүмат иреге булырга тиеш, кеше үз фикерен ачык әйтергә хаклы, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы — яшәешнең нигезе дип даими аңлатты. Совет җитәкчеләре, пропагандистларның чит илләрдә яшәеш коточкыч куркыныч дигәнен фаш итеп сөйләп килдек. Никадәр томаласалар да, кешеләр Германия, Франция, АКШта тормышның ул кадәр куркыныч, фәкыйрь түгеллеген чамалый башлаган иде. Дәүләт сәясәте ялганга корылганын аңлаучылар шактый булган.

— Беләсезме, Азатлыкның тыелган вакытлары кире кайтыр дип һич кенә дә күз алдыма китермәгән идем. Карагыз әле, ничек кире әйләнеп кайтты бит шул вакытлар, йә?! Әле тагын да зәһәррәк түгелме икән? Журналист булып эшләү янә куркыныч, чит ил медиасында эшләү янә канунны бозу кебек бәяләнә, кешегә нахакка яла ягу, аны хыянәтче итеп күрсәтүләр кире кайтты. Бу — коточкыч күренеш. Хакимият репрессив режимны гамәлгә кертте, журналистларны юк итәргә тырыша. Башка фикердә торган активистларга да, сәясәтчеләргә дә, журналистларга карата коточкыч реперссияләр бара.

— Әмма бернигә карамастан, Азатлык барыбер эшен дәвам иттерәчәк, менә мондый шартларда ул аеруча мөһим һәм кадерле. Ул һәрвакыт кеше хокукын өстен куйды, демократик принципларны яклады, кыйбласын югалтмады, югалмас та.

Әңгәмәне тулысынча Азатлыкта укыгыз.

Азатлык быел зур бәйрәмен билгели, аның эшли башлавына — 70 ел. Шул уңайдан без радиода Совет Берлеге җимерелү һәм үзгәртеп кору чорында эшләгән журналист Хәйретди...

07/12/2023

Илшат Әминев Пётр Толстойның "татарлар да — урыс" дигән сүзләренә җавап бирде. Ә сез кем белән күбрәк килешәсез?

06/12/2023

1890нчы елларда Төркиягә күченеп килгән татарларның нәсел дәвамчылары бүген дә зәркәнчелек белән көн күрә. Бүген самурай кылычларын ясаган япон технологиясен белүче кешеләр алардан башка юк дияргә дә мөмкин. Без сезне тагын бер тапкыр Искешәһәргә чакырабыз. Бу юлы зәркән остасы Үҗәл Баяр белән танышабыз. #татарлар #татары

06/12/2023

Азатлык Радиосы архивыннан "Заманча әдәбиятыбыз" тапшыруын тәкъдим итәбез. "Әмирхан Еники әсәрләрендә кешелеклелек идеясе" темасына бу тапшыруда Гариф Солтан язучының иҗатына анализ ясый. Сталинизм заманында ук Әмирхан Еники һуманизм идеясенә таянып хикәяләргә тырышты, ди Солтан. 1969 елгы тапшыру. #Азатлыкка70 #АзатлыкРадиосы #архив

"Алсуга ничек ярдәм итәргә дигән уй белән ятам һәм уянам". Алсу Кормаш турында ире сөйлиАзатлык журналисты Алсу Кормаш и...
06/12/2023

"Алсуга ничек ярдәм итәргә дигән уй белән ятам һәм уянам". Алсу Кормаш турында ире сөйли

Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ай ярым диярлек сак астында. Алсуның ире Америка түрәләренең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын Алсу эшенә җәлеп итү максатыннан АКШка барды. Яңа биргән әңгәмәдә ул Кремльнең ни өчен американнарны тотык итеп алуы, гаиләсенең бу хәлләрне ничек кичерүе һәм Алсуга бүген ничек ярдәм итеп булуы турында сөйләде.

— Алсу турында журналист, әни кеше, туган теле һәм мәдәнияте өчен җан атучы буларак сөйләү бик мөһим. Мин һәр иртән бер уй белән торам һәм кич бер уй белән ятам: Алсуны азат итәр өчен җитәрлек эшлимме? Шуңа күрә башкаларны да бу турыда мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә чакырам, — ди ул.

Ул шулай ук Алсуның тоткарлануына бәйле мөселман илләре, Төркиядә реакция көтүен әйтә.

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.

Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ай ярым диярлек Казанда тикшерү изоляторында тотыла. Алсуның ире, "Настоящее Время" телеканалы мөдире Павел Буторин Америка тү...

05/12/2023

Азатлык Радиосы архивыннан күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани турында тапшыру тәкъдим итәбез. Аңа багышланган мәкаләне Азатлык өчен Совет берлегендә ислам темасын өйрәнгән француз галиме Александр Беннигсен язган. Ул Мәрҗанине "Татар Һеродоты" дип атый. #Азатлыкка70 #АзатлыкРадиосы #архив

Татарстан һәм Башкортстан бюджетына керемнәр нигә арта?Ике республика өчен ел катлаулы башлануга карамастан, бюлжетка ке...
05/12/2023

Татарстан һәм Башкортстан бюджетына керемнәр нигә арта?

Ике республика өчен ел катлаулы башлануга карамастан, бюлжетка керемнәр арта. Бу нәрсә белән бәйле? Азатлык 2023 елның 11 аенда ике төбәктә керемнәрнең күпмегә артуын, Мәскәүгә күпме салым юллавын, федераль үзәктән күпме ярдәм алуын өйрәнде һәм белгеч белән сөйләште.

"Доллар-рубль курсы ишелгәннән соң инфляция башланды. "Башнефть" һәм экспортка юнәлдерелгән ширкәтләрнең керемнәре үсүе долларның рубльгә карата бәясе артуы белән бәйле. Шул ук вакытта нефтьчеләр чыгымнарны рубльдә каплый. Татарстанда да шундый ук хәл", дип аңлатты ул.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.

Ике республиканың бюджетлары санкцияләр чорында ни хәлдә?

Журналист Алсу Кормашевага икенче ватандашлыгын белгертмәү турындагы эштә хөкем карары көченә керде Бүген, 4 декабрьдә К...
04/12/2023

Журналист Алсу Кормашевага икенче ватандашлыгын белгертмәү турындагы эштә хөкем карары көченә керде

Бүген, 4 декабрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашевага каршы ачылган беренче җинаять эше — икенче ватандашлыгы булуын белдермәү турындагы эш карарын канунлы дип тапты.

Элегрәк Казан җәмәгать мәхкәмәсе аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен Җинаять кодексының 330.2 маддәсе нигезендә 10 мең сум штраф салган иде.

Апелляция шикаятендә журналистның адвокаты ике ватандашлык булуын белгертү таләбе Алсу Кормашка кагылмый, чөнки ул 1998 елдан бирле Русиядән читтә — Чехиядә яши, ә Русиягә бары тик якын туганнары белән күрешергә генә кайта, дип искәртте.

Яклаучы Кормашевага аклау карары чыгаруны, яки аның гамәлләрендә җинаять булмау сәбәпле җинаять эзәрлекләвен туктатуны сорады.

Прокуратура вәкиле хөкем карарын үзгәрешсез калдыруны, апелляция шикаятен канәгатьләндермәүне сорады.

Элегрәк Казан җәмәгать мәхкәмәсе аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен Җинаять кодексының 330.2 маддәсе нигезендә 10 мең сум штраф с...

04/12/2023

Азатлык радиосы архивыннан Корбан гаете турында тапшыру тыңларга тәкъдим итәбез. 1976 елда эфирда яңгыраган тапшыруда Гариф Солтан бу бәйрәмнең мәгънәсе, совет дәүләтендә дин тоту кыенлыклары турында сөйли. Тапшыруда җырлар, Тукай шигырьләре, Фатих Әмирханның "Ул үксез бала шул" әсәре яңгырый. #Азатлыкка70 #АзатлыкРадиосы #архив

04/12/2023

"Мәчетләрне өркетмәгез!" Дамир Мөхетдинов Русия Федерация шурасында мәчетләрдә куәт оешмалары уздыручы рейдларны туктатуны сорады. Ә сез Дамир әфәнде белән килешәсезме?

03/12/2023

1984 елда Азатлык Pадиосы Башкортстанда халык мәгарифендә, радио-телевидениедә башкорт теленең социаль функциясе чикләнгән дигән эчтәлектә тапшыру чыгара. Башкортстан укытучылар журналы бу тапшыруны тәнкыйтьләп чыга. 1985 елда чыккан тапшыруда Гариф Солтан бу тәнкыйтькә җавап бирә. #Азатлыкка70 #АзатлыкРадиосы #архив

Олы террор һәм язмышлар. Гадел КутуйГадел Кутуй. Бу исем һәр казанлыга таныштыр. Шәһәрнең Совет районындагы тукталышлары...
03/12/2023

Олы террор һәм язмышлар. Гадел Кутуй

Гадел Кутуй. Бу исем һәр казанлыга таныштыр. Шәһәрнең Совет районындагы тукталышлары һәм бер урам шушы исемне йөртә. Шул ук вакытта Гадел Кутуйның язмышы һәм аңа нинди тәмугъ аша узарга туры килүе турында бик азлар гына уйланадыр.

Бу тәмугъны Кутуйга совет хакимияте оештыра. 1931 елның февралендә язучы, шагыйрь, драматург һәм тәнкыйтьче Гадел Кутуйны Берләшкән дәүләт сәяси идарәсе (ОГПУ) "Җидегән" эше нигезендә кулга ала. Ул төрмәдә февральдән сентябрьгә кадәр, сигез ай утыра.

Соңрак "җинаять кылуын раслаучы материаллар" табылмаганга Кутуйны җибәрәләр. Аны атып үтермиләр, ул лагерьдә үлмәгән, хәтта анда эләкмәгән дә. Әмма бу тоткарлануы тормышына җуелмас эз сала.

Гадел Кутуй ОГПУ төрмәсендә утырган вакытта, берничә айда нәрсәләр кичергәндер — монысын фаразлап кына була. Тик төрмәдән чыкканнан соң кырыс тәнкыйтьче, халыкның сөеклесе, татар әдәбиятының кабынып килүче йолдызы юкка чыга.

Кутуй төзелеш институтына татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаша. Тик аның язганнарын чыгармый башлыйлар, Һади Такташ кына түгел, күпчелек дуслары һәм хезмәттәшләре аның белән аралашудан кача.

1942 елда Кутуй сугышка китә — башта артиллерияче, соңрак хәрби хәбәрче була. Каһарманнарча сугыша, күп санлы бәүләкләр ала. 1944 елда Казанга ялга кайта.

Тик аңа "Җидегән" эше турында хәтерләтәләр. Кутуй бик төшенкелеккә бирелгән хәлдә кире сугышка китә. Хушлашкан вакытта ул Нәкый Исәнбәтнең хатынына фронтта җайлырак, анда кемнең дошман булуы аңлашыла, дип әйтә.

Гадел Кутуй 1945 елның җәендә Польшаның Згеж шәһәре һоспиталендә һәлак була. Бер фаразга күрә — үпкә ялкынсынуыннан, икенчесенә күрә — туберкулездан. Ул Згежта күмәк каберлеккә җирләнә.

Танылган язучы, шагыйрь, драматург һәм тәнкыйтьче Гадел Кутуй язмышы турында тулырак Азатлыкта укыгыз.

Шәлкемнең чираттагы язмасы язучы-фронтовик, шагыйрь, драматург һәм тәнкыйтьче Гадел Кутуй язмышы турында

"Казан феномены". Бу күренеш кабатлана аламы?"Слово пацана" сериалының премьерасы узганнан соң, бөтен сөйләшүләр шул хак...
02/12/2023

"Казан феномены". Бу күренеш кабатлана аламы?

"Слово пацана" сериалының премьерасы узганнан соң, бөтен сөйләшүләр шул хакта. 1980-90нчы елларда Казан яшьләре криминаль төркемнәргә туплану тарихын тасвирлаган киноны Казанда төшерергә рөхсәт итмәгәннәр. Татарстан бу тарихтан ояла. Бу хәлләр кабатлана аламы?

Казандагы кебек бандалар башка шәһәрләрдә дә була, эшчеләр районнарында сугышу, талау таралган. Әмма ТАССРның гына "даны" тарала. Махсусмы? Әлеге сүзләр белән әйтсәк, кара PR оештырыламы?

— Криминал төркемнәр төрле җирләрдә булды, Мәскәү астында да булды, мәсәлән, Люберцыда. Бурятиядә дә бар иде, — ди Светлана. — "Тяпляп" криминал группировкасының җинаятьләре 80нче еллар башында ук медиага чыкты. Шуннан китте дә ул. Бөтен җирдә яшерелә иде ул хәлләр, ә Казанда артык куркыныч җинаятьләр булып аны артык яшерә алмадылар. Бу хакта хәта "Америка авазы" да сөйләде.

Азатлык бу хакта белгечләрне сөйләтте.

"Слово пацана" сериалы уңаеннан белгечләр фикере

01/12/2023

Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 февраленә кадәр озайту карарын кабул итте. Утырыш бүген, 1 декабрьдә узды.

Азат Европа / Азатлык Радиосы мөдире вазифаларын башкаручы Джеффри Гедмин бу уңайдан белдерүе белән чыкты.

"Алсу Русиядә 45 көн рәшәткә артында утыра һәм аны гаделсез, сәяси сәбәпләр белән сак астында тоту вакыты озайтылды, — диде ул. — Без Русия хакимиятләрен Алсуга кичекмәстән АКШ консулы белән очрашу мөмкинлеге бирергә чакырабыз, АКШ ватандашы буларак, бу аның хокукы. Алсуны азат итәргә кирәк һәм ул гаиләсенә кайтырга тиеш".

Федераллар Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълүматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.

БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.

Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан халыкара һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Нәтиҗәдә Казан җәмәгать мәхкәмәсе журналистка икенче ватандашлык турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен штраф салды.

30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.

Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Аны вакытлыча тоту изоляторына җибәрделәр. Шул вакыттан бирле ул сак астында кал, мәхкәмә аны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде. #Казан #Татарстан

01/12/2023

Азатлык архивыннан кызыклы аудиоязма тыңлап узыйк. Азатлык хәбәрчеләре (Надир Дәүләт, Фәрит Аги, Гали Акыш, Гариф Солтан) узган 1976 елга нәтиҗә ясый, укучыларны яңа ел белән котлый. Язма ахырында Әнвәр Давыдов сүзләренә язылган "Казаным" җыры яңгырый. #Азатлыкка70 #АзатлыкРадиосы #архив

Русиядә ЛГБТ хәрәкәтен тыйдылар. "Кешеләр үз илендә тыела булып чыга"Русия Югары мәхкәмәсе "халыкара ЛГБТ хәрәкәтен" экс...
01/12/2023

Русиядә ЛГБТ хәрәкәтен тыйдылар. "Кешеләр үз илендә тыела булып чыга"

Русия Югары мәхкәмәсе "халыкара ЛГБТ хәрәкәтен" экстремистик оешма дип таныды һәм аны тыю турында карар чыгырды. Квир активистлар бу карар илдәге ЛГБТ кешеләрнең тормышын тагы да катлауландырачак, аларны экстремистларга тиңләргә мөмкинлек бирәчәк дип борчыла.

"ЛГБТ хәрәкәте" дигәндә, министрлык нәрсәне күздә тотуы аңлашылмый. "ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дигән оешма юк, бу - иҗтимагый күренеш.

— Бу чыннан да оешма түгел, бу хәрәкәт Русиядә теркәлмәгән, һәм бөтенләй кайдадыр теркәлмәгән. Аның уставы һәм документлары, структурасы юк, гомумән, аны бердәм юнәлеш итеп билгеләргә мөмкинлек биргән башка билгеләр дә бөтенләй юк, — дип аңлатты "Медуза"га юрист Валерия Ветошкина.

"ЛГБТ халыкара оешмасы"н Русиядә тыю нәрсәне аңлата? Илдә яшәүче һомосексуаллар өчен моның нинди нәтиҗәсе булачак? Бу хакта квир активистлардан сорадык.

— Бу тыю – урыс телендә чит тел сүзләрен тыю кануны төркеменнән дияр идем. Шундый ук мәзәк һәм абсурдлы. Русия хакимияте моны нигә эшли? Аңлашыла, җәмгыятьнең игътибарын чын проблемнардан, сугыш темасыннан башка нәрсәгә юнәлтү өчен эшләнә торган эш.
Үзен ачыктан гей дип әйткән теләсә нинди кеше "экстремист" булып санала ала. Үзен бу "оешмага" караганын әйткән кеше дә (аның нинди оешма икәне аңлашылмый гына) экстремист оешмасы вәкиле булып чыга бит, — ди тел һәм квир активист Марсэль Ганеев.

Русия Югары мәхкәмәсе "халыкара ЛГБТ хәрәкәтен" экстремистик оешма дип таныды һәм аны тыю турында карар чыгырды. Квир активистлар бу карар илдәге ЛГБТ кешеләрнең т...

Мәхкәмә Алсу Кормашеваның сак астында калуын 2024 елның 5 февраленә кадәр озайттыКазанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык...
01/12/2023

Мәхкәмә Алсу Кормашеваның сак астында калуын 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтты

Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 февраленә кадәр озайту карарын кабул итте. Утырыш бүген, 1 декабрьдә узды.

Азат Европа/Азатлык Радиосы мөдире вазифаларын башкаручы Джеффри Гедмин бу уңайдан белдерүе белән чыкты.

"Алсу Русиядә 45 көн рәшәткә артында утыра һәм аны гаделсез, сәяси сәбәпләр белән сак астында тоту вакыты озайтылды, - диде ул. - Без Русия хакимиятләрен Алсуга кичекмәстән АКШ консулы белән очрашу мөмкинлеге бирергә чакырабыз, АКШ ватандашы буларак, бу аның хокукы. Алсуны азат итәргә кирәк һәм ул гаиләсенә кайтырга тиеш".

Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Аны вакытлыча тоту изоляторына җибәрделәр. Шул вакыттан бирле ул сак астында кала.

Федераллар Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълүматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.

БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.

Алсу Кормашеваның сак астында тотылу вакыты 5 декабрьдә чыгарга тиеш иде. 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга...

30/11/2023

Мамадышның 2нче лицеенда укучы балаларга иҗат түгәрәгендә Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясатканнар. Әйтик, миналарга "койрыклар", яраны кысып торырга турникет һәм дару апмулаларын ватмыйча саклап йөртү өчен савытлар. Моңа ничек карыйсыз?

"Чикләрне танымаучы репортерлар" һәм тагын 13 оешма Алсу Кормашеваны "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакыра"Чикләрне...
30/11/2023

"Чикләрне танымаучы репортерлар" һәм тагын 13 оешма Алсу Кормашеваны "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакыра

"Чикләрне танымаучы репортёрлар" оешмасының АКШ бүлеге мөдире Клейтон Веймерс сүзләренчә, "Алсу Кормашева Мәскәүнең журналистика белән сугышның корбаны һәм АКШ белән геополитик бәхәсләр корбаны" булып тора.

— Кремль аны кичекмәстән азат итәргә һәм урынсыз гаепләрне кире кагарга тиеш. Бу көн җиткәнче, Дәүләт департаменты аны "канунсыз тоткарланган" дип танырга тиеш, — ди Веймерс.

АКШта "канунсыз тоткарланучы" статусы бу эш өчен җаваплылыкны Тоткыннар эшләре буенча махсус илчегә бирә. Бу проблемның сәяси статусын күтәрә һәм АКШ хакимиятенә тоткарланган кешенең иминлеген тәэмин итү өчен күбрәк ресурслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.

14 халыкара оешма Алсу Кормашеваны "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакыра. "Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасы җитәкчесе "Алсу Кормашева Мәскәүнең журнали...

"Азатлык журналисты Алсу Кормаш эше кичекмәстән туктатылырга, ул азат ителергә тиеш"Бүген, 30 ноябрь көнне "Сәяси тоткын...
30/11/2023

"Азатлык журналисты Алсу Кормаш эше кичекмәстән туктатылырга, ул азат ителергә тиеш"

Бүген, 30 ноябрь көнне "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып журналистны сәяси тоткын дип таныды.

Проект җитәкчесе Сергей Давидис фикеренчә, Алсу Кормашева эшендә "сәяси сәбәпләр" ярылып ята. Аны ирегеннән мәхрүм итү өчен төрле ысуллар эзләгәннәре күренә.

— Без Русия Җинаять Кодексының 330.1 маддәсенең 3 өлеше нигезендә эзәрлекләүне канунсыз дип саныйбыз. Бу маддәне дә, гомумән, "ят агентлык" төшенчәсен дә, шул исәптән "хәрби-техник мәгълүматны туплау" белән аның бәйләнешен дә кануни түгел дип саныйбыз. Башта тоткарлау һәм икенче ватандашлыкны хәбәр итмәүгә бәйле хөкем карары, һәм шуннан соң гына — озак уйлаулар һәм сәбәпләр эзләүдән соң — бу яңа маддә нигезендә эзәрлекләү. Бу — мондый төрдәге беренче җинаять эше һәм кулга алу очрагы. Ясалмалык күренә. Хәтта бу кануни булмаган маддәне озак уйлаганнан соң гына кулланганнар булып чыга. Алсу Кормашеваны ирегеннән мәхрүм итү өчен нәрсәне кулланып булуын уйлаганнар.

Аның җинаять эше кичекмәстән туктатылырга, Алсу үзе азат ителергә тиеш", - диде Давидис.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.

Алсу Кормашева (Кормаш) эшендә "сәяси сәбәпләр" ярылып ята. Аны ирегеннән мәхрүм итү өчен төрле ысуллар эзләгәннәре күренә, дип саный хокук яклаучылар.

Чит илдән инвестицияләр кими. Татарстан төбәкләрдән татар инвесторларын чакыраКичә Казанда "Татарстанның эшлекле хезмәтт...
29/11/2023

Чит илдән инвестицияләр кими. Татарстан төбәкләрдән татар инвесторларын чакыра

Кичә Казанда "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы тәмамланды. Анда Русиянең 40тан артык төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 350гә якын татар эшмәкәре катнашты.

Очрашуда төп ике тема күтәрелде.

Беренчедән, барлык җыеннарда гадәткә кергәнчә, Русиянең җинаятьчел сугышын хуплау, анда сугышучыларга ярдәм итү турында сүз барды.

Мисал өчен, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев "барлык милләтләр дә милли лидер Владимир Путин тирәсендә нык берләште" дип сөйләде.

"Безнең егетләр арыслан кебек сугыша. Безгә бүген үлем генә җитми, безгә җиңү кирәк", диде ул.

Икенчедән, җңыенда сугыш аркасында чит ил инвесторларын югалткан Татарстан түрәләре төбәкләрдәге татар эшмәкәрләрен республикага килеп эшләргә чакырды.

Чарадан репортажны Азатлыкта укыгыз.

Эшмәкәрләр җыенында Русия төбәкләрендә эшләүче татар эшмәкәрләрен Татарстанда җитештерү ачарга, проектлар белән килергә чакырдылар. Инде берничә татар инвестор...

29 ноябрь – Татарстан байрагы көне 💚🤍❤️Нияз Хаҗиәхмәтов рәсеме
29/11/2023

29 ноябрь – Татарстан байрагы көне 💚🤍❤️
Нияз Хаҗиәхмәтов рәсеме

Гөлнара Бахарева: "Җинаять кылмадым, мин гаепле түгел"Социаль челтәрләрдә Украинадагы сугышка каршы фикерләрен әйткәне ө...
27/11/2023

Гөлнара Бахарева: "Җинаять кылмадым, мин гаепле түгел"

Социаль челтәрләрдә Украинадагы сугышка каршы фикерләрен әйткәне өчен террорчылыкны аклауда гаепләнгән Гөлнара Бахаревага хөкем карары чыгарылды. Мәхкәмә аны төрмәгә утыртмады, әмма ике ай эчендә 400 мең сумлык штраф түләүгә хөкем итте. Моңа кадәр урам себерүче булган, аннары гомумән эшсез калган, 11 яшьлек улын ялгызы тәрбияләгән Гөлнара хөкем карары белән риза түгел.

Бахареваны яклаган адвокаты мәхкәмә карарын шикаять итәчәген белдерде. Штрафны ничек түләргә җыена дигән сорауга ханым "Белмим, миндә андый акча юк" диде.

— Ничек түлимме? Белмим. Хөкемдарлар каян алып андый сумма чыгарганнар икән соң ул? Ник ике ай эчендә түләп бетәргә тиешмен дип язганнар? Анысы да гаҗәп. Кем ай саен андый акча алып эшли икән? Үзем андый кешеләрне белмим, очратканым булмады, — ди Бахарева. — Минем иске бер фатир бар, ул авария хәлендә. Шуны тартып алмакчылармы? Аның бер өлеше яшүсмер улыма язылган. Ә аны куып чыгара алмыйлар. Миндә юк андый акча. Нәрсә мин, штрафны түләр өчен махсус операциягә барырга тиешме? Анда менә ай саен 200 мең сум түлиләр дип язалар. Әмма бармыйм.

Гөлнара Бахарева берничә ай дәвам иткән бу эшнең иң начар ягы — ул аңа карата басым артуы, янап язуларның, шалтыратуларның ешаюы, диде ул Азатлыкка.

Чиләбедән Гөлнара Бахаревага Украинадагы сугышка каршы фикерләрен әйткәне өчен террорчылыкны аклауда гаепләнеп, 400 мең сум штраф салынды. Әлеге карарны шикаять и...

АКШның Калифорния штатының Лос Анжелес шәһәрендә беренче тапкыр башкортлар җыены узган. Аны "Туганлык" татар-башкорт бер...
26/11/2023

АКШның Калифорния штатының Лос Анжелес шәһәрендә беренче тапкыр башкортлар җыены узган.

Аны "Туганлык" татар-башкорт берләшмәсе оештырган.

Җыен узган мәйдан милли бизәкле келәмнәр, Башкортстан байраклары белән бизәлгән, чарада катнашучылар башкорт милли киеменнән килгән.

Чара тулысынча башкорт телендә узган. Махсус башкорт тирмәсе куелган, табын корылган. Самавыр белән су кайнатып, мәтрүшкәле чәй эчкәннәр. Кунаклар Башкортстанның Бөрьян районыннан китерелгән бал, өйдә пешерелгән коймак, чәкчәк, өчпчмаклар белән сыйланган.

Шәп узган җыен, шулаймы? Ничек сезгә?

#башкорт #башкорттар

22/11/2023

Дилә, Швейцария: "Балабызның киләчәген кайгыртып киттек"
"Сәлам, син кайда?" подкастының бишенче чыгарылышында Швейцариянең Лозанна шәһәренә күчеп киткән Дилә белән сөйләштек. Тумышы белән ул Саба районыннан, ире белән кыз бала үстерәләр. Ирен Швейцария институтларының берсенә эшкә чакырганнар. #ТатарчаПодкаст #татарлар #Швейцария

"Без — колонизация корбаннары". Уйгыр шагыйре Синҗан һәм Татарстанның охшашлыгы турында"Уйгыр поэмалары" китабы төзүчесе...
21/11/2023

"Без — колонизация корбаннары". Уйгыр шагыйре Синҗан һәм Татарстанның охшашлыгы турында

"Уйгыр поэмалары" китабы төзүчесе һәм тәрҗемәчесе, уйгыр шагыйре Азиз Иса Элкун белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Ул хокук яклаучы, Лондон университетының фәнни хезмәткәре.

"Без казакълар һәм үзбәкләр кебек үк бәйсез яшәргә телибез. Бу безгә Аллаһ биргән ватаныбыз һәм Кытайның аңа бернинди дә хокуклары юк. Кытай моны белә, ул уйгырларны бастырырга тели, аларның мәдәни, дини үзенчәлегеннән котылмакчы була", ди ул.

Әңгәмәдә шагыйрь дүрт атом полигоны арасында узган балачагы хакында, уйгырларның Совет берлегенә керергә соравын һәм Уйгырстанның ни өчен Совет берлегенең 16нчы республикасы була алмавы турында сөйләгән.

Уйгыр шагыйре Синҗан һәм Татарстанның охшашлыгы турында

Башкорт оппозициясенең Telegram каналларын ябу артында кем тора?Берничә көн элек башкорт оппозициясенең "КушТау on-line"...
20/11/2023

Башкорт оппозициясенең Telegram каналларын ябу артында кем тора?

Берничә көн элек башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт", "Башнацполит" һәм башка Telegram-каналларына язылучылар аларны таба алмаувын хәбәр итте. Соңрак аларның ботлар җибәрелеп томалануы билгеле булды.

"Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит каналларын эмиграциядәге башкорт активисты Руслан Габбасов алып бара. Ул аларны Русиядән киткәннән соң ачты. Габбасов әлеге томаулада хакимиятне гаепләде.

— Мин башка каналларның үзем белгән админнары белән элемтәгә чыктым. Безнең каналларны ботлар күпләп шикаять иткәнгә күрә томалаганнар икән. Мөгаен Башкортстан хакимиятләре махсус хезмәтләр, интернет белән бәйле оешмалар аша безнең Тelegram-каналларны юк итү эшен башлагандыр, ди ул.

Габбасов Азатлыкка сөйләвенчә, ул Telegram-ның техник бүлегенә берничә тапкыр хат язган, әлегә кадәр бернинди дә җавап алмаган. Ул үз каналларын кире ачарга өметләнә. Әгәр инде килеп чыкмаса, яңа каналлар булдырам ди.

Русиядә милли хәрәкәтләр эксперты Харун Сидоров милли оппозиция каналларын ябу куркыныч прецедент дип саный һәм башка оппозиция проектларының зур реакция белдермәүләрен аңламый.

Шушы хәлләр турында тулырак Азатлыкта укыгыз.

Telegram каналларның томалануына атнадан артык вакыт узды. Башкорт активисты Руслан Габбасов үз каналларын кайтара алмаса, яңаларын ачам ди. Белгеч Харун Сидоров милл...

"Ире өчен хатынын эзәрлекләү башланды" Журналист Искәндәр Сираҗиның тормыш иптәше, күп еллар "Мәдәни җомга" газетында эш...
20/11/2023

"Ире өчен хатынын эзәрлекләү башланды"

Журналист Искәндәр Сираҗиның тормыш иптәше, күп еллар "Мәдәни җомга" газетында эшләүче журналист Эльмира Сираҗи ире өчен эзәрлекләүгә дучар булуын белдерде.

Ул социаль челтәрләрдә шул хакта видео чыгарды. Узган атнада аларның йортында куәт оешмалары вәкилләре тентү уздырган иде.

Эльмира Сираҗи тентү булган көнне (16 ноябрь, пәнҗешәмбе - ред.) телефоннарсыз калганга тиз генә элемтәгә керә алмавын әйтә. Ирен тентү уздыру өчен Казанның Тукай урамында урнашкан офисына алып китүләре сәбәпле, өйдә балалар белән калуын, эшкә чыга алмавын сөйли.

"Стресс булды, әче таңнан автоматлы, битлек киеп килгән кешеләр бәреп кергәч, балалар курыкты. Кече улымның неврология белән бәйле хроник авыруы бар, аның чире көчәйде. Аңа борчылырга, стресс кичерергә ярамый, шуңа борыныннан кан китте. Үзем дә авырдым һәм мин икенче көнне (җомга, 17 ноябрьдә - ред) дә эштә була алмадым.Кан басымым бик төште, борчылып тору, нәрсә буласын белмәү, өстеңә ташланган нахак гаептә үзеңне ничек тотарга - болар барысы да кешене рухи яктан көчсезләндерә әлбәттә", дип сөйли Эльмира Сираҗи. Шул рәвешле ул 16 һәм 17 ноябрь көннәрендә эшкә бармавын әйтә.

Бүген 20 ноябрь, дүшәмбе көнне ул "больничный" рәсмиләштергән һәм рәсми эш урынына - "Татмедиа" агентлыгына караган "Мәдәни Җомга" газеты редакциясенә килгән. Аңа баш мөхәррир Вахит Имамовның "өч-дүрт боерык әзерләп куюы" билгеле булган. Аларда Эльмира Сираҗиның берничә көн эштә булмавы әйтелгән, аңлатма язарга кушылган.

"Башка гөнаһларым да табылган, имеш мин ниндидер сайтлардан алып эшләгән мәгълүматларга үземнең имзамны куеп чыгарганмын. Бездә һәрчак шулай: сайтлардан алган мәгълүматларны эшкәртәсең дә, баш мөхәрриргә җибәргәндә үз имзаңны куеп җибәрәсең. Бу - мәгълүматны кем эшләгәнен белдерү өчен эшләнә. Баш мөхәррир кирәк дип таба икән, синең имзаң белән чыгара, кирәкми дисә - алып ташлый. Моны да миңа гаеп дип, боерык язганнар", ди ул.

Эльмира Сираҗи бу хәлләрне Сталин заманнары белән чагыштыра: "37нче елда шулай булган бит: ирен халык дошманы дип игълан иткәннәр дә, хатынын да эштән куганнар аның гаилә әгъзаларын да эзәрлекләгәннәр. Менә нәкъ шундый ук хәл хәзер. Якын көннәрдә мине эштән җибәрсәләр, бер дә аптырамагыз, ди ул.

Эльмира Сираҗи бу хәлләрне Сталин чоры белән чагыштыра: "37нче елда шулай булган бит: ирен халык дошманы дип игълан иткәннәр дә, хатынын да эштән куганнар, аның гаилә...

Address

Kazan
Kazan
420000

Website

Alerts

Be the first to know and let us send you an email when Азатлык Радиосы - ничек бар, шулай posts news and promotions. Your email address will not be used for any other purpose, and you can unsubscribe at any time.

Contact The Business

Send a message to Азатлык Радиосы - ничек бар, шулай:

Videos

Share

Nearby media companies


Other Kazan media companies

Show All

You may also like